26 апреля 2024
Бу көннәрдә шәһәрдә "Георгий тасмасы" акциясе уза. Акциянең төп максаты– Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны искә алу. Ул шулай ук Россия армиясенә һәм безнең сугышчыларга ярдәм итү билгесе.
Алабугада шәһәр халкына тасмаларны волонтерлар һәм шәһәр активистлары тарата. Исегезгә төшерәбез, "Георгий тасмасы" Бөтенроссия акциясе ел саен Җиңү көне алдыннан үткәрелә.